news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бавария Премьер-министры Татарстанга килә

Җавап сәфәрен оештыру Рөстәм Миңнеханов белән Хорст Зеехофер сөйләшүенең төп темасы булды.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер җавап сәфәре кысаларында Татарстанга киләчәк. Бу хакта Мюнхендагы Бавария дәүләт канцеляриясендә узган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хорст Зеехофер очрашуы барышында билгеле булды.

Республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җавап сәфәрен оештыру сөйләшүнең төп темасы була. Хорст Зеехофер Бавария делегациясенең Татарстанда булырга тулы әзерлеге турында белдерде. Бу очрашу кысаларында партнерлар турында сөйләшү, шулай ук инвестицион потенциалны өйрәнү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хорст Зеехофер инде икенче тапкыр күрешә. Очрашу быел Мюнхенда узды. Моннан тыш, яклар әңгәмә Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Президенты Владимир Путин катнашында үткәрелде.

"Без бу багланышларны киңәйтергә һәм герман бизнесына ярдәм итәргә әзер ", – дип билгеләп үтте сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан-Германия арасындагы товар әйләнеше 2016 елда 1 миллиард евродан артып киткән. Ә 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 1,9 тапкырга арткан. Рөстәм Миңнеханов "Даймлер", "Сименс", "Линде", "БАСФ", "Бош", "САП". немец компанияләренең актив эше турында искәрттеп узды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot