news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бауманда Дөнья чемпионаты финал матчында Франция командасына багышланган граффити ясалачак

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында футбол темасына багышланган тагын берничә паблик-арт барлыкка килде.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Бауман урамында футбол темасына яңа граффити ясыйлар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Паблик-арт итәгә Мәскәүдә “Лужники” стадионында узачак финал матчында Франция командасына җан атуга багышлана. Граффити Бауман урамындагы 30 нчы йорт диварына ясалачак.

Композициядә Франция җыелма командасының баш тренеры Дидье Дешам, Париж мэры Анн Идальго һәм илнең символы – Эйфель манарасы, Ника Самофракийская сыны, Франция флагы төсләренә буялган әтәч сурәтләнәчәк. Шулай ук француз телендә “Без сезнең белән!” дип язылачак.

Казанлылар һәм кунаклар яңа паблик-артны иртәгә күрә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot