Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бауман урамындагы фотографлардан законсыз кулланган өчен маймыл һәм попугайны алганнар
Казанның Бауман урамында түләүле фотографияләр хезмәте өчен кулланылган экзотик хайваннарны беренче тапкыр хуҗаларыннан тартып алганнар. Рейд барышында полиция, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләре, Россия Табигать күзәтчелегенең төбәкара Идел-Кама идарәсе һәм Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре ике маймылны һәм 15 яшьлек попугайны алып киткәннәр. Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән. Бу хакта Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хәбәр итә.
Тикшерү эшләре халык соравы буенча үткәрелгән. Казанлылар экзотик хайваннар белән төшерелә торган фотосурәтләр хезмәтенең законсыз булуына, шулай ук аларның законсыз карап тотылуына зарланган. Маймыл һәм попугай вакытлыча Казанның зооботаника бакчасында яши, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Мондый хокук бозу өчен физик затларга – 1 меңнән 2,5 мең сумга, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына ала.
Казанда ел башыннан хайваннар белән фотога төшү буенча законсыз хезмәт күрсәтелгәне өчен барлыгы 92 административ беркетмә төзелгән. Салынган штрафларның гомуми суммасы якынча 500 мең сум дип бәяләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз