news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бауман урамында татар халкының «Зәлидә» уены узды

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының киләсе чарасы 18 августта «Казан» бию ансамбле егетләре катнашында узачак.

Бауман урамында татар халкының «Зәлидә» уены узды
Рифат Каюмов

Кичә кич Казанның Бауман урамында татар халкының җырлы-биюле «Зәлидә» уены узды.

Музыкантлар түгәрәк уртасында татар халык көйләрен башкарды, ә уенда катнашучылар алар тирәли җырлады һәм биеде. Бии белмәүчеләрне халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева белән фламенко биюе остасы, танылган хореограф Гөлсинә Галимуллина өйрәтеп торды. Кичке сәгать җидедә башланган чара караңгы төшкәнче дәвам итте. Бу чара «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында оештырылды.

Эшеннән туры уенга Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да килгән иде. «Мондый уеннар үземә дә кызык. Аларның бөтенесенә дә җитешә генә алмыйм, чөнки берьюлы төрле эш чыгып тора. Ике атна элек Бауман урамының уртасында оештырган идек. Бу юлы Кремльгә табарак киңрәк урынны сайладык», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты татар биюләренә өйрәтә, татар мәдәниятенә, татар теленә кызыксыну уята. «Бу чараларга махсус килүчеләр булуы безне сөендерә. Берәр туристмы, башка кешеме үтеп барышлый гына тукталса әйбәт, чөнки ул татар мохитенә эләгә. Быел Камал театры артында «Ярмәк вагы» биюен өйрәткән идек. Самарадан Казанга кунакка килгән бер апа безгә елый-елый рәхмәтләр укыды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мастер-класска журналист һәм язучы Вәсилә Рәхимова да килгән иде. Ул алдагы көнне генә Әлмирә Әдиатуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабын тәкъдим итте.

«Мин бу җыенга махсус килдем. Өйдә бөркү. Саф һавада күңел ачып алырга булдым. Бу чара туристлар өчен дә күңелле, казанлылар өчен дә бик әйбәт. Яшь чакта күмәк мәҗлесләрдә җырлы-биюле уеннар була иде. Хәзер андый очрашулар, аралашулар әз инде. Оештыргач, бик әйбәт», - диде Вәсилә Рәхимова.

Хореограф Гөлсинә Галимуллина «Зәлидә» уенын күренекле балетмейстер Гай Таһиров Менделеевск районыннан табып алып, халыкка танытканын әйтте.

«Элек авыл халкы бу уенны түгәрәктә кулга-кул тотышып, җырлап һәм биеп уйнаган. Уенда гармунчы да булган. Хәзер заманалар үзгәрде - без баянчы янына барабан һәм кубыз уйнаучыны да чакырдык», - диде Гөлсинә Галимуллина.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының киләсе чарасы 18 августта булачак. Анда «Казан» бию ансамбле егетләре дәрес бирәчәк. Урыны әлегә төгәл билгеле түгел. Көне килеп җиткәндә хәбәр ителәчәк. Оештыручылар бу проектны бер урынга гына бәйләмәгән, чөнки татар мохитен төрле паркларда һәм җәмәгать урыннарында булдырырга телиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100