news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бауман урамында татар эстрадасы концерты булачак

Концертта "Зөләйлә" төркеме, Равил Харисов, Ясмин һ.б. катнашачак.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). 31 майда Бауман урамында балаларны яклау көненә багышланган татар эстрадасы концерты булачак. Концертта "Зөләйлә" төркеме, Равил Харисов, Ясмин һ.б. катнашачак. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм сәгать 14.00дә башланачак. Әлеге чарада йөзгә якын мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашачак.

Сәгать 15.00тә татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot