news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бауман урамында бушлай концертлар сериясен Qaynar лабораториясе ача

Июль һәм август айларында Казанның Бауман урамында Yummy Music лейблы резидентларыннан бушлай концертлар сериясе була. Аларның беренчесе 22 июльдә Qaynar лабораториясе концертыннан башлана.

Ул2019 елның ноябрендә оештырылган. Яз көне башкаручылар үзләренең беренче тулы форматлы Meresimner альбомын чыгарды. Qaynar музыкада синтезатор һәм гитараның винтажлы һәм заманча авазларын думбра һәм саз белән үреп тапшыра, дип яза Казан мэриясе.

Чыгыш 19:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Лейбл резидентлары җомга көннәрендә Бауман урамы, 19 адресы буенча урнашкан отель янындагы чатта дүрт концерт бирәчәк.

Проект Парклар һәм скверлар дирекциясе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан Yummy Music лейблы һәм Казан интернет-журналы редакциясе белән берлектә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100