news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бауман урамы турында очрашуда татарлык хакында әйткән блогер чыгып китәргә мәҗбүр булган

Ләйлә Лерон дискуссиядә шәһәрнең үзәк урамында татар теле һәм музыкасы булырга тиеш, дигән фикер әйткән бердәнбер кеше булган.

Бауман урамы турында очрашуда татарлык хакында әйткән блогер чыгып китәргә мәҗбүр булган
Ләйлә Лерон фотолары

Бүген Enter порталы Казанның Бауман урамының киләчәге нинди булырга тиеш дигән иҗтимагый фикер алышу уздырды. «Штаб» лекториенда узган очрашуда блогер Ләйлә Лерон Татарстан башкаласының үзәк урамында татарлык булырга тиеш дигән фикер әйткән, әмма бу фикерне хуплаучылар булмаган һәм ул дискуссияне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган.

Очрашуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, баш рәссамы Жанна Белицкая, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, «Архитектурный десант» бюросы баш архитекторы Дарья Климова катнашкан.

Ләйлә Лерон әйтүенчә, спикерлар Бауман урамына бәйле планнары, башкарган эшләре, шулай ук ниятләп тә, тормышка ашмый калган проектлары хакында сөйләгән. «Әмма аларның презентациясендәге проектлар башлыча туристлар өчен. Алар 1900 еллардагы, элеккечә, рус атамалары гына булган Бауманны кире кайтармакчы», – диде Ләйлә Лерон. 

Сорау бирергә теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, Ләйлә Леронга азактан гына сүз бирелгән. Ул ни өчен үзәк урамда татар рухы – татар теле, музыкасы юк дигән сорау биргән. Аның фикеренчә, туристларның татарларны күрәсе, беләсе килә. «Дом татарской кулинарии» ябылды, «Чәй йорты»ның беренче катында шаурма саталар. «Әкият» бар, «Түбәтәй» - бетте», – ди Ләйлә Лерон.

Блогерның үзәк урамда татар музыкасы булырга тиеш дигән фикере белән Марат Закиров килешүен әйткән. «Җыр булырга тиеш, без сезнең белән килешәбез», - диде. «Ләкин ул Бауман урамында теләсә нинди телдә, кытай телендә дә җырларга ярый, диде. Мин моңа каршы чыктым. «Кытайча җырласалар, риза булыр идегезме», - дидем. Минемчә, халык Татарстан башкаласында Татарстан халыкларының җырын ишетергә тиеш», – ди Ләйлә.

Бу фикерен әйткәч, катнашучылар Ләйлә Леронга тискәре реакция белдергән, тавышланып, телләрен шартлатып, ризасызлык белдергән. «Әзрәк кенә гауга күтәрелде. Сезнең болай да бистәгез бар, шунда татарча бар, сезгә җитмим, ник татарлар гел шундый булдыгыз дип тавыш чыгардылар. Кәефне китәргән әйберләр булды, мин чыгып киттем. «Бауман урамында татар теле кирәк түгел» дигәнне мин күтәрә алмадым», – ди ул.

Ләйлә Лерон бу очрашудан «Шәһәрнең үзәк урамында татар теле беркемгә дә кирәкми», дигән фикердә калуын әйтте. Ул бу очрашуда катнашырга чакырып татарлар җыелган чатта да, социаль челтәрләрдә дә язган булган. 

«Мин үзем генә булганга күрә, күтәреп чыгам ялгызым гына. Ул миңа гына кирәк кебек. Тагын бер-ике генә булса да кеше булсын иде алар! Андыйлар күп, әмма алар андый җирләргә йөрмиләр. Бүген шагыйрь Зөлфәтнең кичәсе булды, татарлар шунда булгандыр. Айсылу апам да шулай ди. Әмма барыбер кемдер килергә тиеш булгандыр. Мин дә бүген Зөлфәт кичәсенә чакыру билеты булса да, әмма мин анда килмәдем. Шулай итеп, Бауман урамында татар теле минем өчен генә кирәк булып чыга», – ди блогер.

Ләйлә Лерон фикеренчә, Бауман урамында татар теленең кулланылышына кагылышлы иҗтимагый сөйләшү булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100