news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының яшьләр медиа үзәге Татарстанда иң яхшысы дип танылды

Түбән Камада тантаналы шартларда Татарстанның «Кама бризы» төбәк телекомпанияләренең өченче фестивале тәмамланды. Биредә медиаөлкәнең танылган экспертларыннан мастер–класс, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм бүләкләү тантанасы үтте. Быел фестиваль махсус хәрби операциядә һәлак булган герой – журналист Александр Комаров истәлегенә багышланды. Бу хакта Баулы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7-9 сентябрьдә «Кама Артек» балалар үзәге мәйданчыгында узган фестивальдә төбәк телекомпанияләре, шулай ук Татарстанның Яшьләр телестудияләре катнашты.

«Кама бризы» фестивале кысаларында 7 номинациядә иң яхшы эшләр сайланды: «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Алып баручы», «Мобиль репортер», «Видеомонтаж сәнгате», «Сәнгатьле видео төшерү сәнгате» һәм «Балалар журналистикасы».

«Балалар журналистикасы» номинациясендә «Яшьләр турында» программасы белән «Яшьләр дөньясы» Яшьләр үзәгенең Баулы медиаүзәге җиңде.

«Без Баулы медиачыларын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100