news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының Яңа Чүте авылында Әфган сугышы ветераны истәлегенә хәтер тактасы куелды

Баулының Яңа Чүте авылында Әфган сугышы ветераны истәлегенә хәтер тактасы куелды
Йолдыз Шакирова

Шушы көннәрдә Баулы районы Яңа Чүте авылында Әфган сугышы ветераны Илфат Ханов истәлегенә хәтер тактасы ачу тантанасы булды. Анда аның хәрби дуслары, авылдашлары, район җитәкчеләре, гаиләсе һәм туганнары катнашты. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Хөрмәтле ветераннар, Яңа Чүте авылында яшәүчеләр, без бүген Әфган сугышы ветераны Илфат Ханов истәлегенә хәтер тактасы ачарга җыелдык. Хәрби буларак, Илфат 1984 елның язында Россия кораллы көчләренә алынды. Укулар узды. Аннан соң торбалар үткәрү бүлеге командиры буларак хезмәт юлын дәвам итте», – дип сөйләде районның хәрби комиссары Илшат Халитов.

«Чарада катнашучы яшьләргә бераз аңлатып үтәсем килә, ни өчен торба үткәргеч бүлеге икәнен. Әфганстанның бөтен урыннарында да торба юллары үтә иде. Шул торбалардан ягулык һәм су юллары барды. Һәм бу торба юлларны гел шартлатып, зыян китереп тордылар. Ә Илфат ут эчендә булса да, шул торбаларның төзеклеге өчен көрәште. Кызганычка, аның гомере иртә өзелде. Бүген без аны искә алу өчен җыелдык», – дип сөйләде ул.

«Якыннарыбыз бүген дә ил тынычлыгы өчен көрәшә. Райондашларыбызның исән-имин кайтуларын телибез. Саимә апа, сез чын герой үстергәнсез, көч куйгансыз. Әлбәттә, сүз белән аңлатып булмаслык авыр икәнен аңлыйбыз. Сезгә, туганнарыгызга сабырлык», – дип мөрәҗәгать итте Илфат Хановның якыннарына район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин.

«Рәхмәт шулай җыелып килгәнегез өчен. Ул гади иде. Сугышчан дуслары арасында аны «Хәйләкәр татар» дип йөрткәннәр. Укыган вакытта да, эшләгән вакытта да батыр, курку белмәс иде ул», – диде Илфатның бертуган апасы Рәфия Ханова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100