news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулының спорт ветераны җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта алтын медаль яулады

Фото: «Татнефть» компаниясе архивы

«Татнефть» компаниясе ветераны Виктор Мельников Казанда узган җиңел атлетика буенча ачык кышкы чемпионаттан яңа спорт бүләкләре алып кайтты. Бу хакта «Баулы-информ» сайты хәбәр итә.

Виктор Мельников 60, 200 һәм 400 метрга йөгерүдә катнашты һәм 75-79 яшьлекләр арасында шәхси зачетта өч алтын медаль яулап, югары нәтиҗәләргә иреште.

Әлеге казанышлар нәтиҗәсендә ул Татарстан җыелма командасына кертелде. Бүгенге көндә 77 яшьлек җиңел атлет спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, март аенда Тулада ветераннар арасында узачак Россия чемпионатына әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot