Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулының Салих авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен җылы оекбашлар бәйләп җибәргән
Җылы йон оекбашлар, кирәк-ярак, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, дронга каршы торучы киемнәр, көндәлек көнкүреш өчен кирәк-ярак – боларның барысын да Баулы районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен туплап озатып тора. Шушы көннәрдә Салих авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар, «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы ханымнары хәрбиләргә җибәрү өчен йон оекбашлар бәйләде.
«Баулы-информ»нан Индира Сәйфуллина белдергәнчә, хәрбиләргә җылы киемнәр туплауда райондашлар да актив ярдәм итә. Салих авылы китапханәсендә оекбаш бәйләү өчен оста куллы хуҗабикәләр җыелды.
«Махсус хәрби операция башлангач та безнең Салих авылыннан ике егетебез китте. Авыл халкы, читтә яшәүче авыл кешеләре белән аларның гаиләләренә, егетләрнең үзләренә акчалата ярдәм җыйдык. Ике көн эчендә яхшы гына сумма җыеп аларның гаиләләренә тапшырдык. Сугыштагы хәрбиләрне продуктлар белән тәэмин итүдә дә һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Хәзер салкыннар башлана, шуңа күрә хатын-кызлар китапханәгә буш вакытта җыелабыз һәм егетләргә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлибез. Барыбызда да бер теләк - хәрбиләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», – дип сөйләде китапханәче Ләйсәнә Таһирова.
Тәслия Галиева кечкенә яшеннән үк бәйләм һәм чигү кебек эшләрне өйрәнеп үскән. Оекбаш бәйләү аның өчен авыр түгел. Хәрбиләргә ярдәм итә алуына ул чын күңелдән сөенә.
Оекбаш һәм тапочкиларны Гүзәл Сафиуллина да тиз бәйли. Оста куллы ханым бер парны бер көн эчендә бәйләргә мөмкин булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз