news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының Исергәп авылында яшәүче гаилә алтын туйларын бәйрәм итте

Баулының Исергәп авылында яшәүче гаилә алтын туйларын бәйрәм итте
Фото: https://bavly-tat.ru/

Баулының ЗАГС бүлегендә Хәбибуллиннарның зур нәселе җыелды. Исергәп авылында яшәүче Закирә һәм Фатыйх Хәбибуллиннар бергә гомер итүләренә илле ел тулуны билгеләп үтте. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итте.

Бәйрәм чарасы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Сиренә Мөрсәлимованың гаилә матурлыгы турында сөйләвеннән башланып китте. Закирә һәм Фатыйх Хәбибуллиннарның хезмәт белән үрелгән тормыш юлларын кыскача сөйләп ишеттерде.

Хәбибуллиннарны гаилә бәйрәме белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та килде.

Котлаулардан соң Хәбибуллиннар гаиләсе туганнарының көчле алкышлары белән «Баулының алтын юбилярлары» китабына имзаларын теркәп куйды һәм парлы бию башкарды.

Бәйрәм чарасына килгән күпсанлы туганнары һәрберсе котлау сүзләрен әйтеп калырга ашыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100