Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баулының Исергәп авылы имам-хатыйбы «Бәрәкәтле Рамазан ае!» шигырьләр бәйгесендә җиңгән
Рамазан аенда Казанның «Гаилә» мәчете Татарстан Язучылар берлеге белән «Бәрәкәтле Рамазан ае!» дип исемләнгән шигырьләр бәйгесе игълан иткән иде. Ул 3 марттан 25 мартка кадәр дәвам итте. Бәйгедә Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров җиңү яулады. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина хәбәр итә.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары – дини гореф-гадәтләрне өйрәнү, пропагандалау, динебезгә хөрмәт тәрбияләү, Ураза бәйрәменә кызыксыну уяту, төрле яшь категорияләрендә яңа талантларны ачыклау. Бәйге өч төрле яшь категориясендә үткәрелде. Темага якын килү, шигырьнең мәгънәви һәм композицион бөтенлеге булуына, телне камил белү, шигырь бөтенлеге – бәйгенең төп шартлары иде.
«Шигырьләремне социаль челтәрдәге шәхси битемдә урнаштыра барам, берсен дә махсус рәвештә бәйгегә диеп язганым юк. Бәйге оештырганнарын мәчеттә Сәлия абыстай кызыма әйткән. Шулай итеп, минем берничә иҗат җимешем бәйгегә юлланган икән. Үземә җиңү турында әйтеп кенә шалтыраттылар. Динебезнең күркәмлеген, халкыбызның гореф-гадәтләренең байлыгын, телебезнең аһәңен, җиребезнең тарихын, табигатебезнең гүзәллеген язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әгәр дә минем шигырьләремне кемдер алып укый икән, уйлана, соклана икән, мин бәхетле. Бәйгеләр булып торсын, динебезне алга сөреп, аның күркәмлеген киләчәк буынга да җиткерик, мәчетләребезнең ишекләре ябылып тормасын», – диде Камил Шәмсуаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз