Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулының «Гали» мәчетендә Мәүлид кичәсенә җыелдылар
Баулының үзәк «Гали» мәчетендә, Мәүлид ае уңаеннан, догалар яңгырады, мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйтелде, мул табыннар артында дустанә мөнәсәбәттә Ислам дине, аның күркәмлеге турында әңгәмәләр оештырылды. Шулай итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләп үттеләр. Бу хакта «Баулы-информ» яза.
«Бу мөбарәк кичәне без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен салаватлар әйтеп, зикердә булып, догалар кылып, Раббыбызга шөкер итеп үткәрсәк, күркәм була», – дип сөйләде Гөлсорур абыстай Гафурова.
«Гали» мәчетендә Пәйгамбәребезне олылап, зурлап, Гөлсорур абыстаебыз белән, белемле остазларыбыз катнашында Мәүлид мәҗлесе үткәрдек. Бик тирән мәгънәле аңлату, белгәннәрне искә төшерү булды. Остазларыбызның белемнәренә Раббыбыз көч-уәт өстәп, кылган гамәлләре давамлы булсын дип телим» – дип сөйләде Әнисә апа Биктимерова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз