news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының туган якны өйрәнү музеенда шамаилләр күргәзмәсе ачылды

Анда Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск осталары ясаган шамаилләр тәкъдим ителә.

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Баулының туган якны өйрәнү музеенда шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Аны якынлашып килгән Корбан гаете һәм “Гали” мәчетенә 20 ел тулу уңаеннан оештырдылар, дип хәбәр итә районның “Хезмәткә дан” газетасы.

Күргәзмәдә Баулы осталары эшләрен күрергә мөмкин. Шулай ук Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск осталарының шамаилләре дә тәкъдим ителгән. Алар төрле техника кулланып ясалган – буяулар, фольга, хәтта чигеп тә. Биредә күзләр өчен хозурланырлык та, рухи ризык алырлык та иҗади эшләнмәләр бар.

Күргәзмә 10 октябрьгә кадәр эшли. Керү – бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100