news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының "Өмет" мәчетендә мәетханә төзү эшләре дәвам итә

Өмәчеләр арасында иң өлкән агаларның берсе – Марс абый Миңнушин. 80 яшь белән баруга карамастан, оештыру эшләрен башлап йөрүчеләрдән.

(Баулы, 25 апреля, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сайфуллина). Узган ел Баулының "Өмет" мәчете ишегалдында мәетханә төзелешенә нигез салынган иде. Быел җирләр кардан ачылып, бераз җылыткач та, яше-карты әлеге изге эшкә алындылар, дип яза район газетасы.

 – Күрше районнардагы мәчетләрдә мәетханә бар. Бергәләп уйлашканнан соң, өлкәннәр белән киңәшләшкәннән соң, үзебез дә мәетханә төзергә уйладык, – ди районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Узган ел аның нигезен булдырдык. Эш башлангач, акчалата, материал белән ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз табылды, кайбер оешмалар да читтә калмады. Бүгенге көндә мәетханәләрнең кирәклеген күпләр бәлки аңлап та җиткермидер. Аның бездә булуы – иң авыр вакытларда кешеләргә азрак кына булса да җиңеллек китерү. Чөнки күпләребез кайгылы вакытта югалып кала, ә бәлки үлгән кеше ялгызыдыр. Кешене соңгы юлга озату мәетханә аша башкарылса, авырлык бераз кими. Монда бит мәет шәригать кануннарына туры китереп юыла, дөрес итеп кәфенлеккә төрелә, укыла. Аның якыннарына вәгазьләр аша психологик ярдәм дә күрсәтелә.

Өмәчеләр арасында иң өлкән агаларның берсе – Марс абый Миңнушин. 80 яшь белән баруга карамастан, оештыру эшләрен башлап йөрүчеләрдән. Осталар кулына тоткан һәр эш коралы аның куллары аша уза. Ул һәр балта, чүкеч, пычкы ише әйберләрне үткенләп, кирәксә, саплап, җайлап биреп тора. Гомере буе төзелеш эшләрендә эшләгән карт һәр куелган ташны, кадаклаган тактаның дөреслеген, тигезлеген карап, кисәтеп алырга яки ачуланырга да күп сорап тормый, дип көлешәләр өмәчеләр.

– Без бит барыбыз да иртәме-соңмы шушы юлдан үтәсе. Мондый эш башлануга без бик шат, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Марс абый үзе дә эшләгән җиреннән башын күтәреп. – Райондашлар, бу тирәдә яшәүчеләр бергәләп кереп ярдәм итсәләр, төзелешне бәлки тизләтеп тә булыр иде, – ди ул.

Өмәгә йөрүчеләр быел мәетханә төзү эшләрен төгәлләргә, аны эшләтеп җибәрүгә өметләнәләр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100