news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Баулының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында социаль өлкә хезмәткәрләре өчен бәйрәм узды
Игелекле һөнәр ияләренең бәйрәме кысаларында “Без бергә” хәйрия акциясе дә оештырылды
Скопировать ссылку
(Баулы, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Баулының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында социаль өлкә хезмәткәрләре бәйрәменә багышланган чара узды, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” хәбәрчеләре. Әлеге игелекле һөнәр ияләренең бәйрәме кысаларында “Без бергә” хәйрия акциясе дә оештырылды.
Бүгенге көндә районның халыкны социаль яклау хезмәте өлкәсендә барлыгы 362 кеше эшли, алты социаль учреждение гамәлдә. Ялгыз кешеләрнең күңеленә юл табу, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны юату, инвалидларның тормышын җиңеләйтү, гаиләләргә ярдәм күрсәтү – барысы да социаль хезмәткәрдән сабырлык, күп көч таләп итүче көндәлек эш.
ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, Баулы районының социаль хезмәт системасы республикада иң көчлеләрдән санала.
– Социаль хезмәтне оештырганда Баулы районын өлге итеп куябыз, чөнки күп кенә җирләрдә социаль учреждениеләр кәгазьдә генә булганда, монда алар ачыла барды, әкренләп тулы бер система барлыкка килде. Авыр вакытларда бергәләп эшләдек, тәҗрибә уртаклаштык, чөнки ул елларда күп нәрсәләр безнең өчен әле яңа иде. Үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен, башка кешеләрнең әрнүен аңлый алганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде ул.
Тантана барышында социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм кысасында үткән хәйрия акциясе барышында Саша Шевелевка 2320 сум һәм Рәисә Сәмигуллинага 2380 сум акча җыелды. Әлеге акча авыру балаларга кыйммәтле операция ясату өчен туплана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot