news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулының мәдәният бүлеге җитәкчесе 13 сумкасын музейга бүләк иткән

Татарстанның Баулы шәһәрендәге Туган як тарихы музеенда хатын-кыз сумкаларына багышланган күргәзмә ачылачак.

 (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы шәһәрендәге Туган як тарихы музеенда 25 ноябрьдә хатын-кыз сумкаларына багышланган күргәзмә ачылачак. Ел саен Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көненә багышлап оештырылучы әлеге күргәзмәдә хатын-кызларның төрле чорларда, төрле елларда модада булган сумкалары тәкъдим ителәчәк. 

Бу уңайдан музей халыктан яңа күргәзмәгә куяр өчен сумкалар кабул итәргә әзер. Мәсәлән, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова музейга үз коллекциясеннән төрле фасон һәм төстәге унөч сумкасын бүләк иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot