news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулының Исергәп авылында әниләрне зурладылар

Кичәне алып баручы Фәнүзә Айдаголова тамаша геройларына кызыклы сорауларын яудырды.

Баулының Исергәп авылында әниләрне зурладылар
Айгөл Хөсәенова

(Баулы, 8 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулы районы Исергәп авылы мәдәният йортында “Без әнкәйнең биш баласы идек” дип исемләнгән тамаша узды. Биредә район мәдәният йорты артистлары белән беррәттән авыл үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма яза.

Баулы мәдәният йортының автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова җитәкчелегендә үткәрелгән концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Хатын-кызлар көненә багышланган кичәгә Исергәп авылында яшәүче биш бала тәрбияләп үстергән аналар чакырылган иде. Алар сәхнә түрендә үз урыннарын алдылар.

Кичәне алып баручы Фәнүзә Айдаголова тамаша геройларына кызыклы сорауларын яудырды. Хатын-кызга гына хас ихласлык, тыйнаклык белән шул ук вакытта залда утыручыларны көлдерелек тә итеп җаваплар кайтардылар алар.

Кичә бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бү көнне барлык матур җырлар да әниләргә багышланды. “Умырзая” ансамбле, Саҗидә Әхмәтҗанова, Римма Әхмәтова, Сания Хәмитова, Ленир Дәүләтшин, Гүзәлия Вальтеева, Руслан Чулпанов, Айнур Хәбибуллин, Ирина Гыйбадуллина һәм Алмаз Йосыпов чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Кичә азагында Исергәп авылы клубы мөдире Лилия Талипова артистларга чиксез рәхмәтләрен белдереп, сәхнә түре геройларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100