news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыларны Мәскәү каналыннан күрсәтәчәкләр

Телеканалның чираттагы тапшырулары геройлары Баулыдагы милли колоритлы кафе хуҗасы Шамил Гафуров һәм КФХ башлыгы, атлар үрчетүче Тәлгать Китапов була.

(Баулы,  20 октябрь, Татар-информ, "Хезмәткә дан", Фәридә Зыярова). Бу атнада Баулы районында "Усадьба" телеканалының төшерү төркеме эшләде. Алар Баулыдагы ике эшмәкәр хуҗалыклары турында сюжетлар төшерде, дип яза җирле басма.

"Усадьба" – шәһәр читендәге тормышның барлык өстенлекләрен, уңай якларын, проблемаларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә торган телеканал, дип язылган каналның рәсми сайтында.

Телеканалның чираттагы тапшырулары геройлары Баулыдагы милли колоритлы кафе хуҗасы Шамил Гафуров һәм КФХ башлыгы, атлар үрчетүче Тәлгать Китапов булачак.

Баулылар турындагы чыгарылыш бер айдан күрсәтеләчәк. Мәскәү телеканалы, Баулыдан тыш, Татарстанның тагын өч районында сюжетлар төшергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100