news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулылар республика семинарында катнаштылар

Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй һәм башка күпсанлы район җитәкчеләре һәм баш табиблары катнашындагы чара Урыссу үзәк район хастаха

(Баулы, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Ютазы районында пилот программасы - хезмәт яшендәге кешеләрнең сәламәтлеген саклау буенча узган республика семинары үз эшен тәмамлады. Анда баулылар да катнашты, дип яза җирле басма.

Республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй һәм башка күпсанлы район җитәкчеләре һәм баш табиблары катнашындагы чара Урыссу үзәк район хастаханәсендә башланды. Биредә кунаклар медицина тикшерүе уза торган кабинетта эш куелышы белән танышты. Урыссу химия заводында һәм “Электросоединитель” җәмгыятендә Ютазы районының баш табибы Светлана Шакирова хезмәт яшендәге кешенең сәламәтлеген югалтуны, асылда, йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын кисәтү максатында район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән кертелгән алгоритм белән якыннан таныштырып кына калмады, эш тәртибен практикада да күрсәтеп бирде.

Семинарның пленар өлешеннән соң җирле журналистларга биргән әңгәмәсендә Республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, бүгенге чарадан канәгать калуын, аның зур файда белән узуын билгеләп үтте.

- Иң мөһиме, Ютазы районында эшли башлаган пилот программасының анык максаты бар һәм яхшы күрсәткечләре дә булыр дип ышанасы килә, - дип ассызыклады дәрәҗәле кунак.

news_right_1
news_right_2
news_bot