news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулылар киңкүләмле хәрби-тарихи реконструкцияләрдә катнашты

Сугышны реконструкцияләүдә аутентик техника, форма һәм кораллар кулланылды.

(Баулы, 25 июнь,"Татар-информ", Фәридә Зыярова). 22 һәм 23 июнь көннәрендә Баулы "Пегас" картинг-клубында катнашучылар Киров шәһәрендә узган "Тере тарих" төбәкара тарихи реконструкцияләр фестивалендә һәм Татарстанның Питрәч районында "Әлбәден хәрби уеннары" фестивалендә катнашты. Бу турыда Баулы муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, "Пегас"та катнашучылар берничә ел хәрби техниканы торгызу белән шөгыльләнәләр, шуңа күрә еш кына тарихи фестивальләргә чакыру алалар.

Кировтагы масштаблы чарага баулылар БА-64 броневигын һәм ЗИС-3 пушкасын алып бардылар. Фестивальдә төрле төбәкләрдән барлыгы 400 гә якын реконструктор катнашты.

Кировлылар 1944 елгы Таллин операциясы барышында Йыхви авылын азат итү күренешен карадылар, анда Киров шәһәрендә тупланган 125 нче укчы дивизиясе катнашкан булган.

Сугышны реконструкцияләүдә аутентик техника, форма һәм кораллар кулланылды. Көрәш пиротехника шартлатулары белән үрелеп барды.

Питрәч районының Әлбәдән авылында узган реконструкция дә бик кызык булды. Нәкъ менә шушы авылда Советлар Союзы Герое, Брест крепостенең легендар сакчысы Петр Гаврилов туган. Реконструкция тамашачылар күңеленә хуш килде, алар реконструкторларны алкышларга күмделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100