news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында ефәк күбәләгенә каршы көрәшәләр

Буа урманчылар 53 мең гектар мәйданда ефәк күбәләге чыганакларын юк иткән. Участокларны биологик препаратлар ярдәмендә эшкәрткәннәр. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Урман тармагы белгечләре хәзерге вакытта 2024 елгы корткычлар белән көрәшкә әзерләнә. Көз көне урманнарда киң күләмле тикшерү үткәреләчәк. Җыелган мәгълүматны, алдагы эшләрне планлаштыру өчен, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр.

«Август ахырында һәм ноябрь башына кадәр Баулы районында парсыз ефәк күбәлегенең йомырка салган урыннарын нефть белән эшкәртү планлаштырыла. Нефть продуктлары – эшкәртелгән машина мае һәм керосин сөртү бу корткычларның үрчүен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Вероника Башкирова.

Эссе һәм коры җәй, кызганычка, парсыз ефәк күбәләгенең зур мәйданнарга таралуына йогынты ясый. Шулай да, кыш нык салкын булган очракта, урман корткычларының йомыркалары өши һәм яз көне яңалары чыкмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100