news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулылар Авыл спартакиадасында җиңгән

Баулылар 4х400 эстафетасында да беренчелеккә ирешкәннәр.

Баулылар Авыл спартакиадасында җиңгән
bavly-tat.ru

(Баулы, 29 май, "Татар-информ", "Баулы-информ"). 24-26 майда Мамадышта “Сәламәтлек” республика авыл спартакиадасы узган. Баулылар 4х400 эстафетасында да беренчелеккә ирешкәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу төр ярышларда Фәнил Төхбәтуллин, Роман Дегтярёв, Элина Вотчинникова, Диана Алатырева, Александр Демидов, Ирина Фомина составындагы Баулы җиңел атлетчылары командасы гомумкомандалык исәбендә беренче урынга лаек булган.

Ярышларның әлеге төрендә Диана Алатырева, Ирина Фомина, Фәнил Төхбәтуллин һәм Роман Дегтярёв катнашкан.

Шәхси исәптә Александр Демидов 3000 метрлы дистанциядә – беренче, Фәнил Төхбәтуллин 1500 метрлы дистанциядә – икенче, 3000 метрлы дистанциядә өченче урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot