news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда законсыз урнаштырылган реклама щитлары алынган

Реклама конструкцияләре сүтеп алынганнан соң сатылган.

(Баулы, 10 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Идиятуллина). Баулы шәһәрендә һәм Баулы-Отябрьский автоюлында реклама конструкцияләре сүтелүгә күпләр игътибар иткәндер. Редакция, әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, суд приставларының район бүлегенә мөрәҗәгать итте, дип яза җирле басма.

Бүлек начальнигы, суд приставларының район бүлеге өлкән суд приставы Валентина Евдокимова сүзләренә караганда, 2017 елда ук суд приставлары хезмәтенә законсыз урнаштырылган реклама щитларын алу турында башкару кәгазьләре кергән булган. Әлеге щитлар хуҗасына тиешле таләпләр юлланган. Ул, суд карарын үтәмәгән өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

– Һәм менә ул реклама щитларын сүтә башлады, эш аның акчаларына башкарыла. Без әлеге участокларны карап чыктык. Суд карары, нигездә, үтәлгән, эш ябылачак, – дип хәбәр итте Валентина Евдокимова.

Реклама щитлары хуҗасы хәбәр иткәнчә, реклама конструкцияләре сүтеп алынганнан соң сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot