news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда үз эшен башлап җибәрүчеләргә мөмкинлекләр җитәрлек

Узган ел Новозареченск авылында яшәүчеләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен, 530 мең сумга 6 кредит алынган

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Баулы муниципаль районының Новозареченск авылында йомгаклау җыелышы булып узды, аның барышында авыл эшчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Бәйләм бәйләү кемгәдер яраткан бер шөгыль генә булса, Новозареченскида яшәүче әниле-кызлы Зазнаевалар өчен ул авыл шартларында әйбәт кенә акча чыганагы. Алар районда “Бәйләм эшләренә” кредит алган бердәнбер кешеләр. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Платоновның киңәше буенча, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр, кредитны үзмәшгульлек программасы буенча алганнар. Кукмарадан эрләгән җеп – сарык йоны сатып алып кайтканнар. Хәзер Татьяна Леонтьевна бу эшне үзенең төп хезмәте – картлар өчен интернатта шәфкать туташы булып хезмәт итүе белән бергә алып бара. Ул интернатта гомер итүче әбиләргә дә, үз туганнарына да боегып утырырга ирек бирми – аларны да бу эшкә җәлеп итә. Әлегә 300 пар оекбаш бәйләнгән. Вакыты кысан булуга да карамастан, Татьяна Леонтьевна тагын да күбрәк оекбаш бәйләп сатарга җыена. Ашарга әзерләргә һәм терлек карарга аңа ире ярдәм итә.
– Авылда үз эшеңне алып бару өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – ди җирлек башлыгы А.Платонов.
Үз чыгышында ул узган ел авылда яшәүчеләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен, 530 мең сумга 6 кредит алуларын билгеләп үтте. 25 кеше үзмәшгульлек программасы буенча кредит алган, шуларның 24е әлеге акчаларга мөгезле эре терлек сатып алган. Аның сүзләре буенча, авыл территориясендәге иске биналарны бушлай файдалануга алып, мәсәлән, гаилә сөтчелек фермасы ачарга мөмкин. Җирлек территориясендә файдаланылмый торган җир участоклары да байтак, анда бәрәңге яисә башка төр культуралар үстерергә мөмкин. Авылның ЛПХны үстерү ягыннан да мөмкинлекләре җитәрлек: тирә-юньдә күлләр, елгалар, көтүлекләр һәм болыннар бар. Ләкин бүгенге көндә 610 йортның бары тик 278ендә генә ярдәмче хуҗалык бар. Шулардан Новозареченскида – 258 йортның 94ендә, Таллыкүлдә – 93нең 40ында, Измайловода – 88нең 51ендә, Николашкинода – 132нең 82сендә. Новозареченскида бүгенге көндә 85, ә Николашкинода 81 сыер асрала, ләкин Новозареченскида халык саны Николашкинодагыга караганда ике тапкыр күбрәк. Сүз уңаеннан, авыл җирлегендә бүгенге көндә барлыгы 1527 кеше яши, аларның өчтән бере – пенсионерлар, ә балалар бары 15 процент. Үлүчеләр (33 кеше) һәм туучылар (19) саны чама белән ел саен шул ук дәрәҗәдә саклана.
Җирлек башлыгы Анатолий Евгеньевич авыл яшьләренең сүлпәнлегенә борчылуын белдерә. Аларның күпчелеге тырай тибеп, гомерләрен эшсез үткәрә. Нәкъ менә шулар арасында коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар бар. Мәсәлән, авыл халкының су өчен “Райсервис” ААҖга 90 мең сумлык, җылылык өчен 80 мең сумлык бурычы бар икән. Электр энергиясе, газ һәм телефон өчен бүгенге көндә халыкның бурычы юк, ләкин шунысы гаҗәп, авылда яшәүчеләр телефонга аена уртача 800-1200 сум акча сарыф итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100