news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда юл кырыена төшеп киткән "БМВ" машина йөртүчесе үлгән

Юл һәлакәте Казан – Оренбург трассасының 365нче чакрымында була.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Баулыда юл кырыена "БМВ" чит ил машинасы төшеп китә. Бер кеше вафат була, тагын бер кеше зыян күрә. Бу хакта "Татар-информ" га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Казан – Оренбург трассасының 365нче чакрымында юл кырына чит ил машинасы төшеп китүе турында хәбәр килеп ирешә.

Юл һәлакәтендә 32 яшьлек чит ил автомобилен йөртүче һәлак була. Аның 33 яшьлек пассажиры маңгай ярасы белән хастаханәгә озатылган.

Фаҗига урынында табиблар һәм полиция эшли. Коткаручылар ярдәме кирәк булмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot