news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда йортларны капиталь төзекләндерү сентябрь ахырында төгәлләнәчәк

Бүгенге көндә эшләрнең 85 процентыннан артыгы башкарылган.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Баулы шәһәрендә күп фатирлы торак йортларда капиталь төзекләндерү бара. Бүгенге көндә эшләрнең 85 процентыннан артыгы башкарылган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Фаил Сабитов мәгълүматына караганда, түбәндәге алты йорт капиталь төзекләндерелә: Салих Сәйдәшев урамындагы 24нче һәм 23А санлы, Калинин урамындагы 43нче, Һади Такташ урамындагы 20нче, Нефтепровод урамындагы 9нчы, Поповка авылы Елга аръягы урамындагы 13нче йортлар. Эшләрне “АДС”, “Жилсервис”, ПМК “Мелиорация” предприятиеләре башкара. Ремонтны сентябрь ахырында төгәлләү планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100