news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда язучы Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган митинг булды

Баулыда язучы Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган митинг булды
Фото: https://bavly-tat.ru/

Язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга 9 февральдә 87 яшь тулган булыр иде. Баулыда әдипнең һәйкәле янында аның истәлегенә багышланган митинг узды. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Айгөл Идиятуллина хәбәр итә.

Татар халкының онытылмас шәхесе истәлеген хөрмәтләп аның һәйкәле янына үзәк китапаханә хезмәткәрләре, дуслары, туганнары һәм әдипнең иҗатын сөюче баулылылар җыелды. Очрашу «Иң гүзәл кеше икәнсез» җыры белән ачылып китте.

- Фәнис Ярулинның туган көне уңаеннан республика матбугаты битләрендә аның шигырьләре басылды, районда төрле чаралар оештырыла, бу инде язучыга игътибар артуын күрсәтә, аның әсәрләре нигезендә балаларыбызны тәрбияләү дәвам итә, бу бик тә сөенечле хәл, дип сөйләп китте язучының дусты Мохтар Афзалов.

Чара барышында 3нче мәктәп укучылары һәм теләге булган һәр кеше Фәнис Яруллин шигырьләрен укыды. Митинг аның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100