news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда яшьләр туй көннәрендә музейга бара

100 еллык самовардан чәй эчкәннәр

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Баулыда яшьләр туй көннәрендә музейга бара. Бу традициягә әйләнеп, яңа өйләнешүчеләр арасында популярлык ала бара.

Узган җомгада музей кунаклары Альбина һәм Равил Гаязовалар булган. Алар туганнары белән бергә туган як гореф-гадәтләре, район үсеше тарихы белән якыннанрак танышканнар, җанланып киткән экспонатның скрипка көен тыңлаганнар, 100 еллык самовардан чәй эчкәннәр. Яшь пар өчен шулай ук сюрпризлы бәйгеләр дә оештырылган. Ә ахырдан кәләш белән кияү традицион тәкъдимнәр һәм теләкләр китабында язма калдырганнар, дип хәбәр итә районның “Хезмәткә дан” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot