news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда яшь фермер 9 меңнән артык карлыган утырткан

Җәй башында фермер 1,5 гектарда җиләк-җимеш культуралары үстерүгә грант откан.

(Баулы, 26 октябрь, Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Яшь фермер Салават Юнысов биш гектар мәйданга 9500 төп карлыган утырткан. Түбән Новгородтан һәм Белоруссиядән кайтарылган ул үсентеләр киләсе җәйдә беренче тапкыр җимеш күрсәтәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Егерме яшьлек баулылы Салават Юнысов агымдагы елның февралендә үзенең фермерлык хуҗалыгын теркәгән, бизнес-план төзегән һәм “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм” бәйгесендә катнашкан. Җәй башында ул 1,5 гектарда җиләк-җимеш культуралары үстерүгә грант откан.

2018 елда Баулының яңа эш башлаучы фермерлары алда телгә алынган федераль ведомство программасы буенча грантлар алуга крестьян (фермерлык) хуҗалыклары бәйгеләрендә актив катнаштылар. Май аенда бәйгенең беренче этабында безнең районнан биш фермер җиңүче дип табылса, көзге этапта тагын бер баулылы җиңүгә иреште. Шулай итеп, Баулы фермерлары откан грантларның гомуми күләме 12,5 миллион сум тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100