news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда яшәүче 45 килограммлы кабак үстергән

Ул кабакны ярминәләрдә сата.

(Баулы, 15 сентябрь, "Татар-информ","Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулыда яшәүче Миргасим Галәү район редакциясенә үз бакчасында үстергән берничә кабак алып килгән, дип яза җирле басма. 

Миргасим Галәү сүзләренчә, аның бакчасында әле беркайчан да шул кадәрле зур кабак үскәне булмаган. Машина багажнигыннан кабакны алырга Миргасим абыйга безнең оператор егетебез булышты, чөнки аны бер кешегә генә күтәрү мөмкин түгел иде. Мәзәк формаларга кереп үскән тагын бер көзге байлык – анысы да кабак, ләкин сорты гына башка. Гомүмән һәвәскәр бакчачы быел үз җирендә биш төрле сорт кабак үстергән. Кабак белән төрле ризыклар пешерергә Миргасим абыйның әбисе бик оста булган. Хәзер инде телеңне йотарлык тәмле ашларны аның тормыш иптәше әзерли. Бакчачы сүзләренчә кабак тәмле генә түгел, ә файдалы да.

– Бар яшелчә орлыгын үзем җитештерәм, - ди Миргасим Галәү. - Быел кабак аеруча уңды, моңа кадәр 25 килограммлы гына булалар иде. Андыйларын иптәшем белән бергә ташыйбыз. Мал тотканда элек кабакны малга ашаттык, хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сатарга алып чыгам.

Редакция каршында яткан зур кабакка күпләрнең күзләре төште. Аның янында фотога төшергә теләк белдерүчеләр дә табылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100