news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда яшәүче гаилә бриллиант туйларын билгеләп үтте

Баулыда яшәүче гаилә бриллиант туйларын билгеләп үтте
Фото: http://bavly-tat.ru/

Баулыда матур итеп гомер итүче, күпләргә үрнәк булырлык гаилә парлары байтак. Шундыйларның берсе – Разыя һәм Рәшит Мәрдановлар. Аларның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Мәрдановларны бриллиант туйлары белән якыннары тәбрик итте. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Татар халкына хас булганча, һәр килгән кунакны кочак җәеп, тәмле ризыклар пешереп каршы алды Мәрдановлар. Разыя апа – кечкенә генә, җиңел гәүдәле: бер карыйсың аш-су – бүлмәсендә, икенче карыйсың – кунакларны каршы ала. Кыскасы, андыйлар хакында без, яратып кына, «җитмәгән җире юк» дибез.

«Разыя апагыз – ут кебек ул. Гомер буе шулай уңган, җитез булды. Менә, алтмыш ел узып та киткән. Ышанып та булмый», – диде тормыш иптәше.

Разыя апа белән Рәшит абый бер күрүдә гашыйк булып, бер генә күрешеп өйләнешкән парлар. Шуннан бирле алар 60 ел бергә. Тормыш авырлыклары аларны куркытмый. Гаилә хөрмәт һәм мәхәббәт белән яши, ди Мәрдановлар.

«Без сөйләшкән арада, гаилә бәйрәмен уртаклашырга килгән кунаклар җыелып бетте. Разыя апаның тәмле бәлеше исе бөтен өй эченә таралды. Аш-суга, һәр эшкә оста гаиләне күршеләре, туганнары да мактап котлады», диелгән хәбәрдә.

Ишегалдында һәм өйдә һәрвакыт тәртип. Разыя апа белән Рәшит абый җәй көне бакчада чәчәкләр үстерәләр, ә кыш көне – бүлмә гөлләрен. Бакчада үскән мул җиләк-җимешне дә беренче итеп күршеләре татып карый икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100