Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда яшәүче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә җиңү яулады
Мөслим районының Иске Вәрәш авылында ике көн дәвамында «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивале үтте. Анда Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Римма Яруллина да катнаша.
Әлеге фестивальгә төрле төбәкләрдән җыелган Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре чакырылды. Алар Мөслим районының Иске Вәрәш авылыда фестивальнең гамәли өлешенә җыелды. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итә.
Биредә каз өмәсе йоласы күрсәтелде, уен-юраулары искә төшерелде. Каз йолку, казның эчен алу, мамыгын эшкәртү үрнәкләре һәм каз маен аш-су пешергәндә файдалану үрнәкләре күрсәтелде.
Кич белән кунаклар өчен мәдәният йортында зур концерт әзерләнде. Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә катнашып, җиңү яулаган ханымнар бүләкләнде. Алар арасында Баулыдан Римма Яруллина да бар. Ул каз тозлау мастер-классы күрсәткән видеоязма юллаган иде. Римма ханым Баулы данын яклап икенче урынга ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз