news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен сертификат тапшырылды

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров Кәрибуллин, Сәлимов һәм Мифтахетдинов гаиләләренә «Татарстан республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак алуга социаль түләү хокукы турындагы сертификат тапшырды. Ул гаиләләргә торак сатып алуга яки төзүгә социаль түләү алырга мөмкинлек бирә. «Баулы-информ» шул хакта хәбәр итә.

«Бу программа буенча, яшь гаиләләргә кире кайтарылмый торган субсидия бирелә, ул торак бәясенең 35 процентын тәшкил итә, – дип аңлатты «Яшьләр дөньясы» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Оксана Иванова. – Бу субсидияне ипотека сертификатын түләргә, йорт төзергә, торак сатып алырга тотарга ярый. Субсидия алу шартларының берсе – гаиләдә ир яки хатынның берсе 35 яшьтән кече булырга тиеш. Безнең районда чират тиз бара, дип әйтергә була.

Бу программада катнашучыларга кураторлык итүче Оксана Иванова хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта безнең районда субсидия алырга 15 гаилә чиратта тора. Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, безнең районда бер елга өч-дүрт гаиләгә сертификат бирелә.

Тиздән 2024 елда программада катнашучы гаиләләр исемлеге тапшырылачак. Киләсе елда кайсы гаиләләрнең субсидия алачагы быелның ноябрь ахырында билгеле булачак. Күп балалы гаиләләргә бу таныклык чиратсыз бирелә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100