Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда янган йорттан ир-атны коткарганнар
Татарстанның Баулы районында янгын чыккан. Янгын Чапаев урамындагы бер катлы бүрәнә йортта булган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 73 яшьлек ир-атны янган йорттан эвакуацияләп коткарган. Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил итә, беренчел сәбәбе – мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз