news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда яңа медпункт булачак

Кызылъяр авылында сентябрь ахырында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) кулланылышка тапшырылачак.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулының Кызылъяр авылында сентябрь ахырында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта "Хезмәткә дан" газетасы хәбәр итә. 
 

Бүгенге көндә ФАП төзелә торган урынга субайлар кагылган, барлык коммуникация үткәрелгән. Азнакайдагы “Нефтемаш” заводы төзүчеләре модульле бинаны җыюга сентябрь башында керешәчәк. Авыл медпункты төзелешенә ФАПлар төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 3,5 миллион сум акча бирелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot