news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда велосипедлар урлау очраклары арткан

Караклар караучысыз калган металл, велосипед, самокатлар, балалар коляскалары һәм гражданнарның башка милкен урлый.

(Баулы, 30 июль, "Татар-информ", "Баулы-информ").  2019 елда Баулы районында урлау очраклары ешайган – караклар караучысыз калган металл, велосипед, самокатлар, балалар коляскалары һәм гражданнарның башка милкен урлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җәй көне күп фатирлы йортларның подъездларыннан урлашулар саны арта. Җәйнең ике аенда велосипед урлауның өч очрагы теркәлгән. Җинаять эшләре кузгатылган, җинаятьләр әлегә ачылмаган, урлаучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

– Шуңа күрә баулыларның үз милкен караучысыз калдырмауларын үтенәм, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Искәндәр Гәрәев. – Велосипедларны еш урлыйлар, шуңа күрә аларны, хәтта озак вакытка калдырмаганда да, ышанычлы велойозак белән эләктерергә кирәк.

Җәй көне шәхси хуҗалыкларын караучысыз калдырып, ял итәргә китүчеләр бар. Полиция мондый очракларда барлык корылмаларны ышанычлы йозаклар белән бикләргә, шулай ук күршеләреннән яки туганнарыннан өйләрен караштырып торуларын сорарга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot