news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда вәхшиләр юл билгеләрен бозган

Берничә юл билгесе урталай бөкләнгән, кайберләре кире якка каратылган, бер билге кәгазь йомарлаган кебек деформацияләнгән.

Баулыда вәхшиләр юл билгеләрен бозган
архив/Ильнар Тухбатов

(Баулы, 20 май, "Татар-информ",  "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Билгесез затлар Баулының Беренче май урамында куелган юл билгеләрен бозганнар, дип яза җирле басма.

Берничә юл билгесе урталай бөкләнгән, кайберләре кире якка каратылган, бер билге кәгазь йомарлаган кебек деформацияләнгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов сүзләренчә, һәр билге урнаштыру эшләре белән бергә 4 мең сумнан артып китә.

Соңгы 2 елда Баулыда "Куркынычсыз юл хәрәкәте" программасы кысаларында 300 дән артык юл билгесе куелган. ЮХИДИ күрсәтмәләре буенча быел җәй айларында шундый 247 юл билгесе урнаштыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot