Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда унынчы тапкыр имамнар арасында волейбол ярышлары булды

Баулы районында мөселман командалары арасында төбәкара волейбол турниры оештырылды. Әлеге ярышлар унынчы тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина хәбәр итә.
Волейбол турнирының ачылышында төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Бөгелмә, Азнакай районнарының имам-мөхтәсибләре катнашты. Алар спортчыларга уңышлы уеннар теләде.
Баулы районы мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, ярышларда 9 команда җиңү өчен көч сынаша. Төбәк казыяттән Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, Лениногорск, шулай ук Чаллы шәһәреннән ике команда, Уфадан һәм Түбән Камадан берәр команда катнашырга теләк белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз