news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда укучы малай идарә иткән машинага унбер кеше утырган

Баулы районының бер авылында унике яшьлек “машина йөтүчене” полиция хезмәткәрләре туктаткан.

(Баулы, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Баулы районының бер авылында унике яшьлек “машина йөтүче” сигез кечкенә баланы һәм өч өлкән яшьтәге кешене машинага утырткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Машинаны полиция хезмәткәрләре туктаткан. Бу хакта балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында сүз барды.

Яшүсмер үзе бу хәлне, урамда тукталышта басып торган кечкенә балалы апаларны кызгандым, кирәк җирләренә илтеп куясы гына килгән иде, дип аңлатты.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаиләдән уналты яшьлек яшүсмерне узган ел гына полиция хезмәткәрләре шулай ук машина йөрткән вакытында туктаткан иде. Ул чакны ата кеше зур күләмдә штраф түләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100