Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда тыл хезмәтчәне Шәкүр Минәҗев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шәкүр абыйны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрик итте һәм Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
(Баулы, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Шәкүр Инсап улы Минәҗев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, дип яза районның "Хезмәткә дан" газетасы.
Шәкүр ага 1940нчы елда трактористлар курсын тәмамлый. Шул ук елны тракторга утырып эшли башлый.
– Сугыш еллары бик авыр булды. Яз көне сөрүгә җирләр эрү белән чыгып китә идек, – дип исенә төшерде ветеран. - Ачлыктан интектек, ашарга бернәрсә булмый иде, халыктан бәрәңге җыеп трактористларны туйдыралар иде. Тугыз ел трактордан төшмәдем. Эшләү безгә авыр булмады, бары тик ачлыктан интектек.
Шәкүр Минәҗев гомере буе Сельхозтехникада хезмәт куя. Гади трактористан баш инженер вазыйфасына кадәр күтәрелгән кеше ул. Аның 45 еллык хезмәт стажы бар.
90 яшьлек юбилей хөрмәтеннән Шәкүр абыйны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрик итте һәм Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз