news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда туып-үскән татар җәмәгатьчелеге активисты бүләкләнгән

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп иҗат итүче Баулыда туып-үскән татар җәмәгатьчелеге активисты Халидә Гыйләҗева Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Баулы-информ» хәбәр иткәнчә, ул мәдәният өлкәсендә зур өлеш керткән өчен бүләкләнгән.

«Кайда гына булсам да, кайларда гына яшәсәм дә, Татарстанның йөзен, милли рухыбызны, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны югары дәрәҗәдә саклап калырга, үсеп килеп килүче буынга тапшырып калырга тырышам. Бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп милләттәшләр белән аралашып яшибез», – дип уртаклашты ул сөенече белән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100