Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда туристларны авыл миче ризыклары белән сыйлыйлар һәм парапланда очарга өйрәтәләр
Районда гаиләләре белән килгән туристларны сөт ризыкларын әзерләү процессы белән дә таныштырырга әзерләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Баулы районында яшәүче Гафуровлар гаиләсе туристларны мичтә пешерелгән ризык белән сыйлый. Бүген аларның эш рәвеше турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Баулы муниципаль районы Сәүдә-сәнәгать палатасы департаменты җитәкчесе, Баулы шәһәренең “Радуга” ял һәм туризм үзәге директоры Зөлфия Латыйпова сөйләде. Бүген ул Казанда авыл туризмы мәсьәләләренә багышланган төбәкара конференциядә катнашты.
“Шамил һәм Гөлнара Гафуровларның эшчәнлеген безнең районга хас эксклюзив үзенчәлекләрнең берсе дияр идем. Алар үзләре кафе ачты. Мин аны “Халык традицияләре” кафесы дип йөртәм. Ни өчен дигәндә, анда бар әйбер дә мичтә пешерелә. Гафуровлар йортының беренче каты кафе итеп эшләнгән, икенче катында үзләре яши. Йортларына газ кертелмәгән. Алар бар әйберне утын ярдәмендә генә пешерә. Хәзерге вакытта алар кунаклар кабул итә, тик кундыра алмый, шуңа күрә киләчәктә кунак йорты булдыру да күздә тотыла. Аларның борынгы сәкеләре бар, мич өстендә йокларга була. Үзе бер кызык бит!” – дип сөйли Зөлфия Латыйпова. Гафуровларда, мичтә икмәктән башлап, чүлмәкләрдә аш, бәрәңге, ит ризыклары пешерелә, катык әзерләнә икән. “Алар төбәкләргә, чит илләргә барып, төрле милләт халыкларының ризыкны ничек пешерүен өйрәнә. Тандырда кирәк икән, тандырда әзерлиләр”, - диде ул. Киләчәктә Гафуровлар эшчәнлекләрен киңәйтү турында хыяллана. “Аларның хыялы – балалы гаиләләрне берничә көнгә кабул итеп, үзләре белән бергә иртүк торып, камыр куеп, аннан бергәләп ризык пешерү. Кыскасы, авыл кешесе тормышының бер көне белән таныштыру”, - диде Зөлфия Латыйпова.
Татарстанда авыл туризмы ассоциациясе булдырылгач, республикада, беренчеләрдән булып Баулыда, авыл туризмы ассоциациясе дә оешканлыгын әйтте Зөлфия Латыйпова. “Апрельдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрне, агрофирма җитәкчеләрен, һөнәрчеләрне, экскурсоводларны, транспорт хезмәте күрсәтүчеләрне җыеп, туристларны ничек җәлеп итү хакында сөйләштек. Казанга якын урнашкан урында туристларны җәлеп итү җиңелдер ул, әмма безгә, 300-400 км ерак булган районнарга нишләргә? Өстәвенә, без нефть районы саналабыз. Шул очрашудан соң берничә фермердан уңай кайтаваз ишеттек. Табышы аз булса да, кызыксынучылар табылды”, - дип белдерде Зөлфия Латыйпова.
Ул шулай ук апрельдә Баулы районының туристик объектлары һәм инфраструктурасы буенча паспортлаштыру уздырылганын әйтте. “Объектлар буенча тулы анализ ясадык, ничек үсеш алу буенча нәтиҗәләр чыгардык. Туристларга күрсәтерлек 48 дән артык объект җыелды”, - диде ул. Зөлфия Латыйпова Баулыда 18 нче гасыр азагының борынгы чиркәүләре булуын, экологик туризм, велотуризм өчен мөмкинлекләр күп булуын әйтте. “Без Урал алды булганга, елгалар, күлләр, далалар, тау битләре күп. Бездә парапланеризм, су агымы буенча йөзеп төшү (сплав) белән шөгыльләнәләр. Сплавның маршрутлары да әзер. Без инде алар буенча туристлар кабул итәргә әзер. Этнотуризм мөмкинлекләре бар. Туристларга милли көнкүрешне күрсәтерлек чиста татар, чиста удмурт һәм чиста чуаш авыллары сакланган”, - диде.
Зөлфия Латыйпова чатыр һәм гаилә өчен ял лагерьлары оештырылуын да әйтте. Анда Мәскәүдән, Уфадан, Оренбург, Чуашстан, Удмуртия Республикаларынна килүчеләр бар. “Шәхсән минем өчен авыл туризмына Мәскәү һәм Петербург гаиләләрен җәлеп итү кызыклы. Әйтик, шәһәр балаларына фермерлар белән берлектә интерактив программа күрсәтергә була. Шундый маршрутлар да эшләнде. Бала һәм аның ата-анасы 3-4 сәгать эчендә сөт савылуын, аннан катык, каймак, май әзерләнүен күрә ала. Бу ризыкларны авыз итеп карый, аннары үзләре эшләп карый”, - ди Зөлфия Латыйпова.
“Мин еш кына уйга калам – бездә авыл туризмын кем үстерер? Фермермы? Алай дисәң аның вакыты юк. Бәлки ул авылга гашыйк югары белемле белгечме? Бәлки бу белгечләрне махсус әзерләргәдер. Шамил Гафуров әйтмешли, моның белән яшәргә кирәктер”, - ди Зөлфия ханым. Ул авыл туризмының Беларусьта киң үсеш алганын, Европада Италиядән соң икенче урында булуын билгеләп үтте. Зөлфия Латыйпова узган елның ноябрендә Татарстан делегациясенең тәҗрибә өйрәнү өчен Беларуська барганлыгын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз