news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда туган телләр укытучыларының төбәкара семинары булды

Баулының 4нче гимназиясендә «Үсеш ноктасы» илкүләм проекты кысаларында туган телдә сыйфатлы белем бирү һәм милли гореф-гадәтләрне саклау» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Бу хакта «Баулы-информ»да Ләйсән Сәетгәрәева яза.

Туган телдә белем бирү темасына мондый төбәкара семинар безнең районда ел саен уза. Быел кунакларны гимназия коллективы кабул итте. Чарага Баулы һәм Ютазы районнары, Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән туган телләр укытучылары, мәктәп директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары чакырылды.

Кунаклар, теркәлү узганнан соң, гимназия вәкилләре озатуында, биредә алып барыла торган эш юнәлешләре белән танышты. Шулай ук коридорларда районның «Үсеш ноктасы» үзәкләре булган мәктәпләр әзерләгән күргәзмәләр дә урын алды. Укучылар әлеге үзәк кысаларында эшләгән проектлары белән таныштырды.

Семинарны ачу тантанасында педагогларны 4нче гимназия директоры Эльвера Әхмәтҗанова сәламләде. Ул гимназиянең көндәлек тормышы, уңышлары, эш нәтиҗәләре, дәрестән тыш чаралар һәм семинар программасы турында сөйләде.

«Безнең максат – балаларга белем һәм тәрбия бирү барышында милли гореф-гадәтләребезне саклап калу. Һәм безнең гимназиядә «Үсеш ноктасы» үзәге эшләп килә. Бүгенге семинарда без шушы ике форматны берләштереп күрсәтергә булдык Төбәкара семинарлар – башка район һәм төбәк педагоглары белән тәҗрибә уртаклашу ул. Дуслык җепләре өзелмәсен өчен, мондый чараларны бик сөенеп үткәрәбез. Гомумән, татар теле укытучылары өчен, ул – көтеп алына торган күңелле бәйрәм. Безгә татар мәктәпләреннән генә түгел, удмурт һәм чуваш мәктәбеннән дә укытучылар килде», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100