news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулыда туңга сөрү дәвам итә

Бүгенге көндә барлык мәйданның 53 проценты эшкәртелгән.

(Баулы, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). Баулы аграрийларының 37,4 мең гектар мәйданда туфракны төп эшкәртү эшен башкарып чыгасы бар. Бүгенге көндә барлык мәйданның 53 проценты эшкәртелгән, дип яза җирле басма.

Азык әзерләү эше дә дәвам итә. 18 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, районда азык бер баш шартлы терлеккә 20,9 центнер исәбеннән әзерләнгән. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot