news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда тиздән – өй туе

Баулы шәһәренең Зиновьев урамында өч катлы 27 фатирлы 18нче йортны төзү төгәлләнеп килә.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы шәһәренең Зиновьев урамында өч катлы 27 фатирлы 18нче йортны төзү төгәлләнеп килә. Әлеге йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – предприятиеләр хезмәткәрләре яшәячәк. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Республика Дәүләт торак фонды рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, объектның әзерлек дәрәҗәсе югары – эчке эшләрне тәмамлыйсы гына калган. Фатирларда обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән, ике контурлы газ казаннары һәм биметалл җылыту радиаторлары куелган.
 
Әлеге йорт энергия ресурсларын исәпкә алу автомат системасы белән җиһазланган, биредә яшәүчеләр интернет челтәрләренә, IP-телефония, IP-телевидениега тоташа алачак. Моннан тыш, авылларда арендага биреләчәк торак төзү программасы кысаларында Васькино Туйралы һәм Николашкино авылларында бер фатирлы йортлар төзү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100