news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә

Барлыгы 12 мең тонна печән, 15 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Баулыда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә
bavly-tat.ru/

(Баулы, 11 июль, "Татар-информ", "Баулы-информ", Индира Сәйфуллина). Баулы районының бүгенге көндә райондагы хуҗалыкларның һәрберсендә кышка мал азыгы хәзерләүнең кызган вакыты. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сөйләде, дип хәбәр итә җирле басма. 

"Бүгенге көндә биш мең гектар мәйданда берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чабып алынган. Бу барлык мәйданның 75 процентын тәшкил итә. Барлыгы 12 мең тонна печән, 15 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу сан белән әлегә бер баш мөгезле эре терлеккә 12, 2 центнер хисабыннан азык берәмлеге хәзерләнгән дип әйтергә мөмкин", – дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, мал азыгын вакытында кырдан җыеп алу күпкә отышлырак, анда кирәкле витаминнар, туклыклылык саклана. Әлбәттә, бу тырышлык, эшне оештыра белүне тәлап итә.

-Бүгенге көндә мал азыгы запасын хәзерләү белән беррәттән, урып-җыю эшләренә дә әзерлек алып барабыз, – ди Фәрит Кыямов.– Мал азыгы хәзерләүне дә вакытында уңышлы төгәлләп чыгарбыз дип өметләнәбез. Һава шартлары уңай. Шулай ук һәр елдагыча район оешма, предприятиеләре көче белән, хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән, яфрак азык әзерләү эше дә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100