Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулыда “Татарча диктант” язучыларның 60 проценты "бишле" алган
Проектта Баулыда яшәүче 87 кеше катнашкан.
(Баулы, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Кадрия Гыймазова). Баулы районы мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, “Татарча диктант” проектында катнашучыларның 60 проценты “бишле” билгесенә язган. Бу турыда район басмасы яза.
Проектта Баулыда яшәүче 87 кеше катнашкан. Татар теле буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләрнең күбесе укытучылар булган. Диктант язучылар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, укучылар, тәрбиячеләр, пенсионерлар да бар.
Проектның иң өлкән катнашучысы Раиса Кунгурбаевага киләсе елның гыйнварында 70 яшь тула.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз