Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылды
Биредәге картиналарны һәм ат камчыларын, ат кыңгырауларын 15 гыйнварга кадәр күреп була.
(Баулы, 27 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). 23 декабрьдә Баулы шәһәрендәге Туган якны өйрәнү музеенда ТР рәссамнар берлегенең «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә 15 гыйнварга кадәр эшлиячәк.
Күргәзмәдә кырыктан артык картина бар. Авторлар бөтен Россиядән җыелган. Арада Хакасия Республикасы, Комсомольск-на-Амуре шәһәре, Кыргызстан вәкилләре дә бар. Күргәзмәдә ат камчылары, ат кыңгырауларын да күреп була. Болар — «Алмакай» ат утары экспонатлары. Биредә шулай ук әлеге ат утарында шөгыльләнүче спортчыларның «Бәйге», «Аударыш» ярышларында җиңеп алган грамота, медальләре дә куелган.
«Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә — ат бар», дип әйтә бит татар халкы. Ат безнең тарихыбыз ул. Дәүләт төзелеше, сәүдә алып бару барысы да атка барып бәйләнгән булган. Бу күргәзмәдән мин тәм табып, яхшы энергия алдым» — ди «Идегәй» дастанын өйрәнүче публицист, төбәкче Зәрия Хәбипова.
«Рәсемнәрнең күпчелеген Татарстан рәссамнары ясады. Барлыгы 29 автор. Әлеге күргәзмәне без Бөгелмәдә, Азнакайда, Актанышта һәм Казанда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күрсәтергә җыенабыз. Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып калабыз», — ди ТР рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев.
Күргәзмәне ачу тантанасына Баулы муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова, язучылар, рәссамнар, журналистлар килгән иде. Әлеге күргәзмәләрнең беренчесе ноябрь аенда Лениногорск шәһәрендә булды. Анда шушы исемдә узган пленэрга нәтиҗә ясап, рәсемнәр күргәзмәсен оештырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз